В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җомга һәм ял көннәрендә республика буенча яшенле яңгырлар булырга мөмкин
Алдагы өч көндә Татарстанда коры һәм эссе һава торышы фаразлана. Һаваның уртача температурасы нормадан 5-7 градуска югарырак булырга мөмкин. Бу турыда республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
Бүген Казанда +16..+18 градус җылылык көтелә. ТР башкаласында көндез алмашынучан болытлы һава, һаваның максималь температурасы +30 градустан +32 градуска кадәр җитәчәк. Синоптиклар көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектәге җил вәгъдә итә.
Чәршәмбе, 3 нче июльдә, республикада явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы +14..+19 градусны тәшкил итә, көндез терекөмеш баганасы +29..+34 градуска кадәр күтәреләчәк. Пәнҗешәмбе, 4 нче июльдә, Татарстанда коры һава торышы саклана. Төнлә һава температурасы +16..+21 градус, көндез синоптиклар +31 градустан +36 градуска кадәр җылылык вәгъдә итә.
Алдан фаразлау буенча, республика районнарында көндезге температура+31..+36 градуска кадәр булган эссе һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. Җомга һәм ял көннәрендә яшенле яңгырлар булырга мөмкин.