Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2024, 15:58

Бу атнада республикада явым-төшем көтелми

Юлларда тайгак булачак

Алдагы тәүлектә Татарстанда явым-төшем көтелми. Республиканың көньяк-көнбатышында көндез һәм кичен генә кар явуы мөмкин. Юлларда тайгак булачак. Төнлә температура -7..-12, көнчыгыш районнарда һәм аязганда -16 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән томан фаразлыйлар. Көндез максималь температура -4 тән -9 га кадәр, Татарстан Республикасының көнчыгышында - 12 градуска кадәр.

Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с тизлек белән, урыны белән җилнең тизлеге 12 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә термометр баганалары -8..-10 га кадәр төшәчәк, аязганда - 12 градуска кадәр. Көндез иң югары температура -6..-8 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык вәгъдә итәләр.

Чәршәмбе көнне, 25 декабрьдә, Татарстанда урыны белән аз гына кар явачак, бигрәк тә республиканың көнбатыш яртысында. Төнлә һәм иртән термометр баганалары – 9..-14, аязганда һәм түбән урыннарда -17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -3..-8 градустан артмаячак.

Пәнҗешәмбе көнне, 26 декабрьдә, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән -5..-10, аязган вакытта һәм түбән урыннарда -14 градус көтелә, көндез -1..-6 градуска кадәр җылына.

Татарстан Республикасы Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, 27 һәм 28 декабрьдә республика яңадан җылы һава массасында төнлә -2 дән -7 градуска кадәр, көндез -3 градуска кадәр булачак. Синоптиклар урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем вәгъдә итә.

Барлык яңалыклар