В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Якын көннәрдә Татарстанда акрынлап җылытачак. Республикада җитди явым-төшемнәр көтелми, әмма синоптиклар көчле җил фаразлый.
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава һәм урыны белән көчле җил, төнлә һәм иртән – -18..-20 градус, түбән урыннарда -22 градуска кадәр суытачак. Көндез 16-18 градус салкын була. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Татарстанда 14 нче декабрьдә төнлә -15..-20 градус көтелә, көндез – -10..-15. Җомга көнне, 15 нче декабрьдә, төнге сәгатьләрдә синоптиклар 13-18 градус салкын, ә көндез һава -8..-13 градуска кадәр җылыначак дип вәгъдә итә.
16 нчы декабрьдә татарстанлыларны кар, буран һәм көчле җил көтә. Төнлә термометр баганалары -11..-16 градуска кадәр төшә. Көндез 6-11 градус салкын була. Урыны белән юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометүзәк.