В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын көннәрдә республикада яңгырлар көтелми
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июнь). Якын көннәрдә Татарстан югары атмосфера басымында булачак, явым-төшем көтелми. Бу хакта республиканың Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.
Фаразлаулар буенча, 27 нче июньдә Казанда алмашынучан болытлы булачак. Төнлә һава температурасы +8..+10 градус тәшкил итәчәк, түбән урыннарда – +6 дан +8 градуска кадәр. Көндез +23..+25 градуска кадәр җылыта.
Тулаем алганда, Татарстан буенча сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә төнге температура +5..+13 градус тәшкил итәчәк. 27 нче июнь көнне көндез республикада +21..+26 градус булачак, ә 28 нче июньдә һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе төнлә, 29 нчы июньдә, явым-төшем ихтималы аз, термометр баганалары +9..+14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә һәм +22+27 градус кадәр җылы.
Җомга һәм шимбә көннәрендә, 30 нчы июньдә һәм 1 нче июльдә, Татарстанда яңгырлар, урыны белән яшенле, һәм көчле җил көтелә. Температура фоны сизелерлек үзгәрмәячәк һәм көндез +22..+28 градус тәшкил итәчәк дип фаразлана.