В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда синоптиклар секундына 15 метрга кадәр көчле җил вәгъдә итә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май). Иртәгә Татарстан буенча урыны белән яшен һәм җилнең секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 23 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.
Якынча фаразлар буенча, иртәгә Казанда яшәүчеләрне алмашынучан болытлы һава торышы көтә. Төнлә явым-төшем көтелми, һава температурасы +9..+11 градус тәшкил итәчәк. Көндез урыны белән синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, секундына 15 метрга кадәр кадәр җил һәм +23..+25 градуска кадәр җылы вәгъдә итә.
Чәршәмбе, 31 нче майда, Татарстанда да яшенле яңгырлар булачак, урыны белән боз явуы ихтимал. Төнге температура +15..+20 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак, көнчыгышта +31 градуска кадәр җитәчәк.
Пәнҗешәмбе, 1 нче июньдә тотрыксыз һава торышы сакланачак. Төнлә урыны белән яңгыр, яшен һәм +11..+16 градуска кадәр фаразлана. Көндез явым-төшем туктый, татарстанлыларны +21..+26 градус җылылар көтә.
Җомга һәм шимбә көннәрендә, 2 нче һәм 3 нче июньдә, Татарстанда уртача-җылы һава көтелә, иң югары һава температурасы +22..+27 градус булачак. Кайбер урыннарда бераз яңгыр явачак.