В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар секундына 13 метрга кадәр көчәю белән җил фаразлый
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче август). Якын көннәрдә Татарстанда явым-төшемсез эссе һава торышы сакланачак.
Казанда 8 нче августта алмашынучан болытлы, явым-төшемсез булачак. Төнлә һава температурасы +16..+18 градус тәшкил итәчәк. Көндез +28..+30 градус көтелә. Урыны белән көчле җил булуы мөмкин, җилнең тизлеге секундына13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Якын көннәрдә Татарстанда һава температурасы +26..+32 градуска җитәчәк. Әйтик, 8 нче августта республикада урыны белән +31 градуска кадәр, ә 9 нчы августта +32 градуска кадәр булачак. 10 нчы августта +28 дән +33 градуска кадәр көтелә. Бу чорда явым-төшем күренми, әмма җилнең көчәюе секундына 13 метрга кадәр булырга мөмкин.
Көндез 11 нче һәм 12 нче августта Татарстанда һава +28..+33 градуска кадәр җылыначак, дип фаразлый ТР Гидрометүзәге.