В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мәхәббәт» торак комплексындагы фатирларны бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, предприятие хезмәткәрләре һәм табиблар алачак
Фото: ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды
Салават Күпере торак районының «Мәхәббәт» торак комплексында 8 нче февральдә 1-5-2 номерлы 72 фатирлы йортны тапшыра башлаячаклар. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды хәбәр итә.
Беркетмәләр 8 нче февральдән Н.Йосыпов урамы, 13 адресы буенча Дәүләт торак фонды вәкиллегендә биреләчәк. 14 яшьтән өлкәнрәк булган барлык гаилә әгъзалары да булырга тиеш. Үзең белән социаль ипотека программасы буенча фатир сатып алу килешүенең төп нөсхәсен, паспорт һәм бала туу турында таныклыкны алырга кирәк. Торакны тапшыру 10:00 сәгатьтә И.Шакиров проспекты, 18 адресы буенча башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, декабрьдә «Мәхәббәт» торак комплексында И.Шакиров проспектындагы өч йортта кешеләр яши башлады. Торак шартларын Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, төрле предприятиеләр хезмәткәрләре, табиблар һәм башкалар яхшырта алды.