Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2024, 12:34

Бу атнада казанлылар ВИЧ-инфекциягә аноним рәвештә экспресс-тест тапшыра алачак

Медицина хезмәткәрләре Горький исемендәге паркта кизү торачак

Фото: Марат Мөгыйнов

Татарстан башкаласында 15 нче мартта ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним рәвештә тест тапшырырга мөмкин булачак. Казанлыларны Горький исемендәге паркта «Хезмәт резервлары» стадионы каршында көтәчәкләр.

Экспресс-тест узудан тыш, акциядә катнашучыларга социаль хезмәткәр белән консультацияләр дә оештырылачак. Медицина хезмәткәрләре 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кизү торачак, дип хәбәр итте оештыручылар.

Исегезгә төшерәбез, «Җиңү өчен тест» акцияләре июльгә кадәр Казанның ике мәйданчыгында – Бауман урамында һәм Горький исемендәге паркта уздырылачак.

Проект гражданлык җәмгыятен үстерү өчен алынган Татарстан гранты акчалары хисабына гамәлгә ашырыла. Акцияләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә оештырыла.

Барлык яңалыклар