Иртәгә, 26 нчы июльдә, Казанда ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним экспресс-тест тапшыра алачаклар. Табиблар Горький исемендәге паркта «Трудовые резервы» стадионы каршында кизү торачак.

Акция 13:00 тән 17:00 сәгатькә кадәр узачак. Теләүчеләргә социаль хезмәткәр консультация бирәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Мондый акцияләр ТР башкаласының ике мәйданчыгында июльгә кадәр планлаштырылган. Проект гражданлык җәмгыятен үстерү өчен алынган Татарстан гранты акчасына гамәлгә ашырыла. Чаралар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә оештырылды.

2024-07-25T11:04:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.