Сәбәбе – Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү
Фото: Марат Мөгыйнов
Бу атнада Татарстанда почта бүлекчәләре үзгәртелгән график буенча эшләячәк. Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Иртәгә, 7 нче мартта, почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Җомга, 8 нче март, төбәкнең барлык филиаллары өчен ял көне булачак, ә икенче көнне офислар гадәти расписание буенча эшләвен дәвам итәчәк.
8 нче мартта почтальоннар посылкалар һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне Россия Социаль фондының республика бүлеге белән килешенгән графигы буенча китерәчәкләр.
Сайтта яки компаниянең мобиль кушымтасында почта эшенең актуаль расписаниесен белергә яки карта аша иң якын ачык офисны табарга мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Россия Почтасы» АҖ матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 8 нче мартта Казан телебашнясында бәйрәм яктыртуы кабызылачак. Котлау белән сценарийны 17:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин.