Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Катнашучылар студент-биологларның яшерен орнитологик сукмаклары буенча йөри алачак
Горки-Әмәт урманындагы экскурсиядә казанлыларны кошлар чутылдавын аерырга өйрәтәчәкләр
Якшәмбе, 16 нчы июньдә, Горки-Әмәт урманында өченче орнитология экскурсиясе узачак. Анда катнашучыларга урман кошлары һәм аларның җырлавы турында сөйләячәкләр.

Экскурсияне КФУның биоэкология кафедрасы аспиранты Татьяна Сурина үткәрәчәк. Аның белән бергә шәһәр халкы студент-биологларның яшерен орнитологик сукмаклары буйлап узачак, шулай ук карабүрекнең авазларын башка кошлардан аерырга өйрәнәчәк.

Катнашу өчен махсус сылтама буенча теркәлергә кирәк. Экскурсия 9:00 сәгатьтә башлана. Шәһәр халкы CUBE контейнер үзәге янында җыелачак.

Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә казанлыларга баш киеме кияргә һәм үзләре белән бинокль алырга киңәш итәләр.

2024-06-14T10:26:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.