В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Прогулка 16 нчы октябрьдә булачак «Манзара» паркы территориясендә узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). 16 нчы октябрьдә Казанда булачак «Манзара» паркы территориясендә чираттагы бердвотчинг узачак. Экскурсиядә кошларны күзәтеп булачак, аларның күбесе тиздән кышлау өчен очып китәчәк.
Очрашуны зоолог һәм экоактивист Антон Бортяков үткәрәчәк. Ул бердвотчинг, Казансу елгасы ярларында очрый торган кош төрләре, шулай ук бу урыннарның тарихы, флорасы һәм фаунасы турында сөйләячәк.
Бердвотчингта катнашу – бушлай, теркәлү кирәк түгел. Прогулка 10:00 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – Түбән Зареченская дамбасы ур., 1. Кошларны күзәтү өчен үзең белән бинокль алырга була, дип хәбәр ителә «Казансуны үстерү стратегиясе» программасының Telegram-каналында.
«Манзара» паркы – Кремльгә карап торучы, бай тарихка һәм экосистемага ия шәһәр эчендә урнашкан матур бер почмак. Булачак парк шәһәрнең иң яхшы архитектура символлары күренешләрен ачачак һәм табигать белән берләшүнең уңайлы урынына әйләнәчәк.