В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәйданчыкта хайваннар приюты өчен ярдәм җыю узачак
Фото: vk.com/ecologickzn
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә 24 нче сентябрьдә «Яшел система» экологик бәйрәме узачак. Очрашуда шәһәрлеләр икенчел чималны эшкәртүгә тапшыра һәм төрле әйберләр белән алмаша алачак.
Икенчел чимал буларак сок һәм сөт пакетлары, дисклар, эшләми торган техника, ватык телефоннар, чыбыклар, киемнәр, чеклар, пластик капкачлар, таблеткалардан бушаган блистерлар, каләмнәр һәм фломастерлар, теш щеткалары һәм башка әйберләр кабул ителә. Фримаркетта кием (ул чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш), китаплар һәм савыт-саба белән алмашу узачак.
Теләге булганнар хайваннар приютына ярдәм күрсәтә алалар һәм коры һәм дымлы мәче азыгы, мәче бәдрәфе өчен агач сеңдергеч, металл чиләкләр һәм мискиләр, 240 литрлы чүп-чар капчыклары, йон юрганнар, эт азыгы, муенчаклар һәм 60х90 см зурлыктагы сеңдерә торган пеленкалар китерә алалар.
Шулай ук программада:
12:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр – өй шартларында органик калдыклар җыю өчен ЭМ-чиләк презентациясе;
13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр – кәгазь кою буенча мастер-класс (теркәлү сылтама буенча);
бүләкләр белән балалар һәм олылар өчен ЭКО уеннар;
экотоварлар сату.
Бәйрәм 12:00 сәгатьтә Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча сәүдә үзәгенең төп керү урыны каршындагы мәйданчыкта башлана.