Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2023, 10:55

Экобәйрәмдә казанлылар кием, үсемлекләр һәм ризык белән алмаша алачак

Шулай ук макулатура һәм икенчел чималның сирәк төрләрен җыюны оештыралар

Фото: vk.com/freemarketveganday

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче август). Казанда 20 нче августта «Яшел система» экологик бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Анда гардероб предметлары һәм ризык белән алмашырга, экоуеннар уйнарга һәм тематик мастер-классларда һәм лекцияләрдә катнашырга мөмкин булачак.

Фримаркетта кием, аяк киеме, бизәнү әйберләре, уенчыклар, төрле вак-төяк әйберләр, үсемлекләр һәм китаплар белән алмашып булачак. Әйберләр чиста һәм яхшы хәлдә, ә үсемлекләр сәламәт килеш кабул ителә. Продукциянең саклану вакыты нормада булырга тиеш.

Шулай ук мәйданчыкта макулатура һәм сирәк төр икенчел чимал кабул ителәчәк, хайваннар приюты өчен әйберләр җыелачак.

«Яшел система» экобәйрәме 14:00 сәгатьтә Кави Нәҗми урамы, 8а адресы буенча ишегалдында башлана. Ул 19:00 сәгатьтә тәмамланачак, дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Экологично» төркемендә.

Барлык яңалыклар