Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Сәбәбе — суүткәргеч участогын төзекләндерү
Профессор Камай урамындагы ике участокта транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр
Казанның Профессор Камай урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу суүткәргеч участогын төзекләндерү белән бәйле.

Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 15 августтан 21 октябрьгә кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:

– 8а номерлы йорт янындагы машина йөрү юлында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк;

— 1 нче Калининград урамындагы 11 нче һәм 10 нчы йортлар тирәсендә юлны тулысынча ябачаклар.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан башкаласында «Водоканал» МУП 39 объектта инженерлык челтәрләрен төзәтә, шуларның 19ы төбәк программасына кертелгән.

2024-08-09T11:36:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.