Чара вакытында шәһәрлеләр балаларны уку төркемнәренә яздыра ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 16-нчы августта Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбендә ачык ишекләр көнендә го уенын тәкъдир итү узачак.
Чара вакытында теләүчеләр бу уен белән якыннанрак танышу гына түгел, бу юнәлештәге мәктәпкә дә языла алачак. Җиде яшьтән өлкәнрәк балалар өчен секциядә уку бушлай. Секциягә язылу мөмкинлегенә шулай ук 7 яшьтән кечерәк балалар, студентлар һәм өлкәннәр ия.
Ачык ишекләр көне 10:00 сәгатьтә Бутлеров урамы, 7 адресы буенча башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Го федерациясе.