В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы июнь). 3 нче июльдә Казанның Урицкий паркында балалар барахолкасы узачак. Аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Яшь сатучылар үзләре, кибет киштәләре артына басып, бәяләр куячак һәм әйберләр белән алмашачак яки сәүдә итәчәк. Ата-аналарның йортны файдаланылмый торган әйберләрдән һәм уенчыклардан азат итү, аларга икенче тормыш бүләк итү, шулай ук балаларга ничек акча эшләргә кирәклеген күрсәтү мөмкинлеге булачак.
Сәүдә яки әйберләр белән алмашуга урын алу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Сатучыларның максималь саны – 30 кеше.
Барахолка 10:00 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.