Өстәмә вагоннар белән электричкалар Казаннан Ижевск, Түбән Новгород һәм Сосновкага юл тотачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июнь). Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә кайбер шәһәр яны поездларының составы артачак.
Казаннан Ижевскига, Түбән Новгородка, Сосновкага һәм кирегә баручы электричкаларда өстәмә вагоннар барлыкка киләчәк. Бу хакта «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шәһәр яны поездларының йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр турында тулы мәгълүматны «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин.