В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кино тифлошәрехләр белән озатылачак
Серов урамындагы инклюзив бульвар территориясендә 3 июльдә ачык һавада бушлай кино күрсәтү булачак. Казанлыларга «Король Лев» мультфильмын күрсәтәчәкләр, ул тифлошәрехләр белән озатылачак.
Мультфильм сюжетында яшьтән үк интригалар, кайгы, хыянәт һәм прайдтан куылу белән очрашкан куәтле Король Лев улы Муфаса тарихы. Хәзер аңа бик күп сынаулар үтәргә, үзен табарга һәм король урынын кире кайтарырга туры киләчәк.
Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, фильмны күрсәтү «Особый взгляд» кушымтасы аша тифлошәрехләр белән озатылачак. Сеанс 20:30 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, Казанның яшүсмерләр клубларында «Бергә» проекты кысаларында бушлай мастер-класслар сериясе узачак. Балалы гаиләләр спорт эстафеталарында катнаша, үз куллары белән чәчкә бизәкләр, күн брелок ясый һәм җәйге шоппер булдыра алачак.