Программада - шәҗәрә төзү буенча мастер-класслар һәм тарихи квест.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). 22-нче февральдә Казанның Фучик урамы буенча урнашкан бульварында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Мин Ватанны яратам» бәйрәме узачак. Шәһәр халкы тематик күргәзмәгә бара, шәҗәрә ясау буенча мастер-класста катнаша һәм тарихи квест уза алачак.
Көн дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төрле чаралар оештырылачак. Алар арасында – Бөек Ватан сугышы узган урыннарда табылган экспонатлар күргәзмәсе, «Минем тарих» федераль проектыннан шәҗәрә ясау буенча мастер-класс һәм «Җиңү йөзләре» тарихи квесты бар. Барлык теләүчеләр урам тирында ата һәм кыр кухнясы ризыкларын татып карый алачак, балалар өчен интерактив мәйданчыклар эшләячәк.
Моннан тыш, Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан узачак чараларны алып бару өчен волонтерлар корпусын туплау планлаштырыла.
Бәйрәм 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.