Шәһәр халкы чит телләрне өйрәнә, чүлмәк ясау сәнгате белән шөгыльләнә, леттеринг һәм каллиграфия үзләштерә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). Казанның «Ак чәчәкләр» бульварында иҗат остаханәсе эшли башлый. Шәһәр халкы уку курсларында, түләүле һәм түләүсез мастер-классларда чит телләрне өйрәнә, чүлмәк ясау сәнгате белән шөгыльләнә, леттеринг һәм каллиграфия үзләштерә алачак.
Иҗади студияләр көн саен дәресләр үткәрәчәк, ә айга бер тапкыр барлык теләүчеләр өчен ачык танышу дәресләре планлаштырыла. Шулай итеп, 8-нче июльдә бушлай дәресләрне «Колокол» чүлмәк ясау мәктәбе, 9-нчы июльдә - «Штрихи» леттеринг һәм каллиграфия мәктәбе, ә 9, 10 һәм 11-нче июльдә - School Bus балалар үсеше мәктәбе үткәрәчәк. Дәресләргә сылтама буенча язылырга мөмкин.
Иҗади студия бульварның икенче чираты территориясендәге павильонда эшләячәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.