Казанлыларны 22 июльдә Серов урамындагы бульварда ачык һавада кино күрсәтүгә чакыралар, анда «Бетховен» фильмы тәкъдим ителәчәк. Тамаша башланыр алдыннан Ләйсән Гәрәева һәм аның озата баручы эте Ярла белән кечкенә генә очрашу узачак.
Фильм кешеләр һәм йорт хайваннары арасындагы дуслык турында сөйли. Күрсәтү «Особый взгляд» кушымтасы аша тифлоаңлатмалар белән озатылачак. Кино күрсәтү алдыннан Ләйсән Гәрәева һәм аның озата баручы эте Ярла белән очрашу булачак. Ул этләрнең сукыр кешеләргә шәһәрдә ничек ярдәм итүен, нинди токымнарның аларның тугры ярдәмчеләренә әверелүен сөйләячәк. Шулай ук Резо Гигинеишвилиның «Без комментариев» кыска фильмы күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте
Чара 20:00 сәгатьтә башлана, паркларда урам кинокүрсәтүләренең тулы җәдвалын
сайтта табарга була.