Агымның биеклеге 10 метрдан да ким булмаячак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь, Камилә Вилданова). Казанда Болакта 56 йөзмә фонтаннан торган комплекс урнаштырылачак. Ул яктыртылачак һәм андагы су агымы 10 метрдан да ким булмаячак. Мондый планнар белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев БРИКС саммитына әзерлек буенча шәһәр штабының (ул Мэр Илсур Метшин рәислегендә узды) беренче утырышы барышында уртаклашты.
«Беренче чираттагы эшләр өчен, юлларны, торак йортлар фасадларын, шулай ук Ратушаныкын ремонтлауга акча бүлеп бирелде», – дип аңлатты Игорь Куляжев.
Моннан тыш, Болакта һәм Кабан күлендә фонтаннар урнаштыру, Петербург урамында яктырту һәм яңгыр канализациясе челтәрләрен яңарту, 21 терәк стенаны ремонтлау һәм буяу, 12 җәмәгать бәдрәфен алыштыру һәм урнаштыру, шулай ук алты җәмәгать киңлеген (Мәскәү урамындагы бульвар, Кремль диварлары янындагы Меңьеллык мәйданы, Островский урамындагы Меңьеллык паркы, Котельников урамындагы Korston Club Hotel кунакханәсе янында сквер, Горький исемендәге паркның керү өлеше, Бауман җәяүлеләр урамы) төзекләндерү кергән өстәмә эшләр исемлеге булдырылган.
Бу объектлар буенча проект-җирлекне өйрәнү эшләренә техник биремнәр әзерләнгән, башлангыч-рөхсәт документациясе формалаштырыла һәм проектлау алып барыла. Эшләрнең ахыргы бәясе һәм финанслау чыганагы проект-смета документациясе эшләнгәннән соң билгеләнәчәк.
Элегрәк штабта Илсур Метшин халыкара чарада катнашу теләге турында 33 дәүләт белдерде, дип хәбәр иткән иде.