Объектта торбалар җәю, су белән тәэмин итү коеларын һәм яңгыр канализациясен урнаштыру эшләре башкарыла.
Фото: mindortrans.tatarstan.ru
Объектта Тихорецк һәм Лодейная урамы буйлап Техника урамына кадәр җир эшләре дәвам итә – бер атна эчендә эшчеләр яраксыз 4300 куб.м туфрак чыгарды. Моннан тыш, артык юеш туфрак 500 куб.м күләмендәге комга алмаштырылды, шулай ук 300 куб. м күләмендәге комны яңгыр канализациясе траншеяларына сибү башкарылды.
Бүгенгә шулай ук 3000 кв.м мәйданда яшел зоналар планировкасы тормышка ашырылган, 4800 куб.м күләмендә юл киеме асты өчен тагарак корылмасы һәм 3400 кв.м мәйданлы комнан түшәлгән катламнар урнаштырылган.
Хәзерге вакытта торбалар салына һәм су белән тәэмин итү, су канализациясе коелары төзелә. Атна эчендә барлыгы 150 метр яңгыр канализациясе торбалары сузылган. Шулай ук траншеялар эшләү, газүткәргеч һәм су белән тәэмин итү торбаларын һәм электр белән тәэмин итү линияләрен урнаштыру эшләре бара.
Узган атнада Зур Казан боҗрасының икенче этабын төзүдә 92 инженер-техник персонал һәм 38 махсус техника берәмлеге катнашкан, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Борисково урамыннан Техника урамына кадәр 1,222 чакрым озынлыктагы юл участогын төзү «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла. Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документациясендә коммуникацияләрне яңадан урнаштыру, яңгыр канализациясе һәм чистарту корылмалары, терәк диварлар, светофор объектлары, тышкы яктырту системалары урнаштыру, трамвай юллары төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер салыначак.
Август ахырында Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге 800 м озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының беренче чираты ачылды.