В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектта тышкы яктырту баганаларын монтажлау башкарыла.
Фото: Марат Мугинов
Узган атнада бөтен юл өлешендә һәм җирле керү юлларында асфальт-бетон өслегенең аскы каты җәелгән. Тротуар тулысынча асфальтланган.
Чистарту корылмаларына яңгыр сулары канализациясен тоташтыру дәвам итә. Су белән тәэмин итү, газүткәргеч, элемтә һәм электр белән тәэмин итү линияләрен төзү төгәлләнә. Тышкы яктырту терәкләрен монтажлау башкарыла.
250 метр озынлыкта киртәләр куелган.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада төзелеш эшләре барышын Казан мэры Илсур Метшин бәяләде.
Борисково урамыннан Техника урамына кадәр 1,222 км озынлыкта юл участогын төзү «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча алып барыла. Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документациясендә коммуникацияләрне яңадан урнаштыру, яңгыр канализациясе һәм чистарту корылмалары, терәк диварлары, светофор объектлары, тышкы яктырту системалары, трамвай юллары урнаштыру каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзелгән.
Август ахырында Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасы ачылды.