Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.05.2024, 10:45

«Черек күл» паркындагы «Хәйрия регатасы»нда яшь шәһәрлеләрне яхталарда йөртәчәкләр

Фестиваль кысаларында җыелган барлык акчалар «Игелекле Казан» хәйрия фондына тапшырылачак

Фото: Денис Гордийко

1 нче июньдә Татарстан башкаласында «Хәйрия регатасы» фестивале узачак. Быел «Черек күл» паркында дүрт бушлай станция эшләячәк, шулай ук корабль-үрдәкләрдә һәм җилкәнле корабларда ярышлар оештырылачак. Чара кысаларында җыелган акчалар «Игелекле Казан» хәйрия фондына тапшырылачак.

«Яхта» станциясендә «Авиатор» җилкәнле спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр балаларны күл буйлап чын яхталарда йөртәчәк. «Диңгез төеннәре» зонасында матрослар теләгән һәркемне әлеге төенне бәйләргә һәм тормышта кулланырга өйрәтәчәк. «Оригами» станциясендә исә фестивальнең иң яшь катнашучылары да үзләренә кәгазь кораб ясый алачак, ә җәйге йортта «Диңгез сугышы» уенында көч сынашырга мөмкин. 13:00 сәгатьтә чемпионат башлана – аның җиңүчеләрен призлар көтә.

Беренче тапкыр барлык теләүчеләр өчен корабль-үрдәкләрдә һәм җилкәнле корабларда ярышлар оештырыла. Катнашучылар тизлектә ярышачак. Беренче этап – 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр, икенчесе 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган. Ярышларда катнашу бәясе прокат бәясенә тигез.

Идарә ителә торган кораблары булган шәһәрлеләр 18:30 сәгатьтә шәхси модельләр парадына кушыла ала, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» матбугат хезмәтендә.

Фестиваль Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, ТР Җилкәнле спорт федерациясе, «Игелекле Казан» хәйрия фонды ярдәме белән оештырыла.

Барлык яңалыклар