Чара 31 нче мартта «УРАМ» экстрим-паркында узачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Барлык мәчеләр дә вакцинация узган, стерильләштерелгән һәм социальләштерелгән. Йорт хайваннарын сыендырырга теләүче казанлыларга тиешле килешү төзергә кирәк булачак.
Ветеринария табибы һәм зоопсихолог аларга йорт хайваннары сәламәтлеге, дүрт аяклы дусларны карап тоту һәм тәрбияләү буенча консультация үткәрәчәк. Шулай ук программада –хәйрия ярминкәсе (барлык теләүчеләр дә приют өчен азык алып килә ала), мастер-класслар, психосоматолог лекциясе һәм балалар өчен биоэтика дәресе.
«Өйгә юл» хәйрия акциясе һәм мәчеләр күргәзмәсе 11:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. Керү ирекле.