Бүгенге бәйрәм геройларының портретларын шәһәрнең зур урамнарында һәм магистральләрендә күрергә мөмкин
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Билбордларда Бөек Ватан сугышында катнашкан, язмышларын Казан белән бәйләгән ветераннар сурәтләнгән. Алар арасында Александр Рубенович Шахназаров, Харис Салих улы Салихов, Алексей Николаевич Комлев һәм Александр Михайлович Малов бар.
Александр Рубенович Шахназаров Әстерхан өлкәсенең Чаган авылында дөньяга килә. 1942 елның җәендә аны – елга техникумы студентын – практика узу өчен «Волхолвстрой» буксирына кочегар итеп җибәрәләр. Сталинград сугышы башлангач, буксир Идел хәрби флотилиясе составына керә. Дошман уты астында корабль Саратов һәм Камышиннан Сталинградка солдатлар, техника, сугыш өчен кирәк-яраклар ташый. 1945 елның апрелендә Александр Шахназаров үзе теләп Кызыл армиягә китә һәм тиздән артиллерия училищесына эләгә. Уку йортын 1947 елда тәмамлый. Артиллерия полкы взводы командиры була, аннары 25 ел Казан Суворов училищесында физик әзерлек дәресләре алып бара. Запаска киткәннән соң, Александр Рубенович Казан авиация институтында физик тәрбия кафедрасының өлкән укытучысы булып эшли.
Харис Салих улы Салихов икенче курста укыганда, 1944 елда, Кызыл Армия сафларына алына. 1945 ел башында элемтәчеләр әзерли торган курсларны узгач, НКВД хөкүмәт элемтәсе гаскәрләренә җибәрелә. 3 нче Украина фронты штабын элемтә белән тәэмин итә. Венгрия, Чехословакия, Австрия өчен барган сугышларда катнаша. Җиңү көнен Дунай ярларында каршылый. Демобилизацияләнгәннән соң эчке эшләр органнарында 32 елдан артык намус белән хезмәт итә. 1978 елда Харис Салих улы Казанның Совет районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары вазифасыннан отставкага китә. Шуннан соңгы тормышын дингә багышлый: 1993 елда Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары булып эшли, бер үк вакытта «Кол Гали» мәчетендә гыйбадәтләр алып бара. 2005 елдан – ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы.
Александр Михайлович Малов сугыш елларында 3 нче гвардия танк армиясенең 57 нче авыр танк полкы составында М-3 А1 бронетранспортеры механик-йөртүчесе булып хезмәт итә. Украина, Польша, Германия, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1945 елның маенда Александр Михайлович Рейхстагта култамгасын калдыра. Сугыштан соң Татарстанның комсомол органнарында, массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән «Комсомолец Татарии», «Советская Татария» газеталарында, «Коммунист Татарии» журналында эшли.
Алексей Николаевич Комлевка сугыш башланганда 15 яшь була. Казан медицина инструментлары заводы каршындагы училищены тәмамлагач, ул өч ел кайчылар җыю цехында эшли. 1943 елда Алексей Николаевичны армиягә алалар, ә 1944 елның октябрендә танкларны ремонтлау буенча белгеч сыйфатында Шяуляй шәһәре янындагы фронтка китә. Бөек Ватан сугышыннан соң 20 елдан артык Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесында эшли. 2021 елда чакырылган 32 ветеран арасында Мәскәүдә Җиңү Парадында катнаша.
Билбордлар Ибраһимов, Ямашев һәм Җиңү проспектларында, Чистай, Арбузов, Гвардия урамнарында, Оренбург трактында һәм башка участокларда урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы берничә урында билгеләп үтеләчәк, әмма төп локация – Меңьеллык мәйданы. Кунаклар биредә тарихи техника белән хәрби парад һәм «Җиңү көне» җырына театральләштерелгән тамаша карый алачак. Шулай ук бүген Җиңү паркында да чаралар планлаштырылган. Бәйрәм программасының хедлайнеры Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов булачак.