Катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь). 9 нчы октябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә казанлыларга «Психология – ялган фән?» дигән бушлай лекция узачак. Дәресне медицина фәннәре кандидаты, табиб-психотерапевт Ренат Минһаҗев үткәрәчәк.
Тыңлаучыларга психологиянең ничек эшләве, нинди алымнарга ышанырга кирәклеге һәм кайсылары зыян китерә алуы турында сөйләячәкләр. Шулай ук очрашуда психологның кем булуы турында фикер алышачаклар.
Лекция 18:30 сәгатьтә Пушкин ур., 86 адресы буенча башлана. Катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.