Чара совет хәрби җитәкчесенең 125 еллыгына багышланган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март, Алинә Бережная). Бүген Казанның Арча зиратында генерал-майор Федор Красавин каберенә чәчәкләр куелды. Чара совет хәрби җитәкчесенең 125 еллыгына багышланган.
Генерал-майорны искә алырга хәрби тарихчы, запастагы полковник Евгений Панов, Холокост үзәгенә нигез салучы һәм рәистәше, Россия дәүләт гуманитар университеты профессоры Илья Альтман, Федор Красавинның туганнары, мәктәп укучылары, укытучылар һәм студентлар килде.
Без бу тантана Татарстанда һәм башка республикаларда Освенцим корбаннарының исемнәрен торгызуга яңа этәргеч бирер дип өметләнәбез, – дип мөрәҗәгать итте Илья Альтман катнашучыларга. – Һәм ел саен 4-нче мартта монда, Федор Красавин каберендә, чәчәкләр булачак – 7 мең азат ителгән концентрацион лагерь тоткыннары истәлеге буларак.
Генерал-майор Федор Михайлович Красавин 1-нче Украина фронтының 60-нчы армиясенең 100-нче Львов укчы дивизиясенең командиры була, ул 1945 елның 27-нче гыйнварында Аушвиц - Биркенау (Освенцим) концлагереның 7 мең тоткынын азат иткән. Бу батырлыгы өчен Федор Красавин Александр Невский ордены белән бүләкләнә.
Генерал-майор Федор Красавинның тормышын һәм хезмәтен Казан Авиатөзелеш районының 62-нче номерлы мәктәбе укучылары өйрәнде. Җыелган материал Вакыт китә – хәтер кала: ул Освенцимны азат итте дигән тикшеренү эшендә чагылыш тапкан. Безнең тикшеренү эше өч елга якын дәвам итте, архив материаллары өйрәнелде. Бу – белем бирү процессының мөһим өлеше, балалар исән вакытта исемнәре онытылган чын геройларны белергә тиеш, – дип сөйләде Авиатөзелеш районының 62-нче номерлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Хәкимова.
Федор Красавинның тормышы турында Татарстан генераллары китабында язылган, аның авторларының берсе – хәрби тарихчы, запастагы полковник Евгений Панов. Без андый кешеләрне истш тотарга тиешле буын. Шулай ук Холокост, Освенцимны азат итү турындагы истәлекләрне яңадан торгызырга кирәк – бу белергә кирәк булган тарих, – дип ассызыклады Евгений Панов.
Чәчәкләр салу тантанасында шулай ук генерал-майорның туганнары – улы Владимир Красавин һәм аның үги апасы Татьяна Красавина да катнашты.
Миңа әтием вафат булганда 2,5 яшь иде, мин бик аз әйберне хәтерлим, – дип сөйләде Владимир Красавин. – Әти турында мин студент чагында белә башладым, миңа аның турында әти белән бер подъездда яшәгән укытучылар сөйләде. Әтиемнең тормышын өйрәнүгә шундый зур игътибар бирүегез өчен рәхмәт .
Чара генерал-майор каберенә чәчәкләр кую белән тәмамланды.
Федор Михайлович Красавин Ярославль өлкәсендә 1896 елның 4-нче мартында туган. Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнашкан. 1938 елдан 1942 елга кадәр ГУЛАГта була, 1942 елның 11-нче февралендә азат ителә (1968 елның 4-нче сентябрендә тулысынча реабилитацияләнә). 1942 елның языннан Бөек Ватан сугышы фронтларында Карелиядән Прагага кадәр сугышчан юл үткән. 1945-1948 елларда Казан гарнизоны башлыгы була. 1948 елда Казанда вафат була.
Татарстан башкаласында Федор Красавин яшәгән Адамюк урамындагы 4-нче номерлы йорт фасадында мемориаль такта урнаштырачаклар.