Дөньяда мондый музей экспонатлары сигез генә
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр мэры Илсур Метшин ассызыклап узганча, Казан электр трамваеның юбилей датасы – Татарстан башкаласының тарихи мирасы. «Айдар Камил улы тарафыннан әйтелгән сүзләр күп кенә казанлылар өчен ачыш булыр, дип уйлыйм. Безнең Казан трамваена 125 ел тула, һәм ул да, борынгы архитектура биналары кебек үк, башкалабызның тарихи мирасы. Казан электр транспорты тарихының авыр сәхифәләре артта калуы шулай ук мөһим», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Метроэлектротранс» МУП өчен 2023 ел да юбилей елы булды. Узган ел Казан троллейбусына 75 ел тулуны билгеләп үттеләр. Истәлекле вакыйга уңаеннан предприятие көче белән МТБ-82, ЗиУ-5 троллейбуслары реставрацияләнде һәм Дан аллеясында урнаштырылды. Шулай ук Россия һәм Белоруссиядән шәһәр электр транспорты предприятиеләренең 100 җитәкчесен җыйган Шәһәр электр транспорты предприятиеләренең халыкара ассоциациясе конференциясе дә әлеге вакыйгага багышланды. «Бүген Дан аллеясы туристларның һәм шәһәр халкының яраткан урынына әйләнде», – диде Айдар Абдулхаков.
«Метроэлектротранс» МУП директоры хәбәр иткәнчә, узган ел предприятиенең логотибы үзгәртелгән, ул инде барлык метро станцияләрендә, троллейбусларда пәйда булган, хәзер эзлекле рәвештә трамвайларга төшерелә. «Яңа логотипның роле – барлык коллективның эш нәтиҗәләре өчен һәркемнең җаваплылык хисен арттыру», – диде Айдар Абделхаков. Шулай ук предприятие хезмәткәрләренең махсус һәм форма киемнәре үзгәреш кичергән.
Исегезгә төшерәбез, Казанда троллейбус хәрәкәте ачылуга 75 ел тулуны узган ел билгеләп үттеләр. Оешма хезмәткәрләрен юбилейлары белән Илсур Метшин котлады.
Диләрә Гафурова