Тамашачыларга «Бәби» спектаклен күрсәттеләр.
Фото: Денис Гордийко
«Бәби» спектакле «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында куелган һәм тамашачыга песиләр, этләр һәм кешеләр арасында уртак кыйммәтләр булуын күрсәтә. Театр фойесында тамашачыларга кинолог Регина Мөхәммәтханова җитәкчелегендә төрле ярышларда призлы урын яулаган бордер-колли токымлы Эстерның күрсәтмә чыгышы тәкъдим ителде.
Шулай ук AM Models модельләр агентлыгының һәм «ЗооЗабота» фондының уртак проекты – календарьлар, авторлык кул эшләнмәләре, Яшь тамашачы театры рәссамнарыннан тәбрикләмәләр сатылды. Фойеда өйгә алып китәргә мөмкин булган хайваннарның фотосурәтләре урнаштырылды.