Казанлылар йорт хайваннары белән таныша һәм охшаткан көчекләрне өйләренә ала алачак
Фото: Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе
Акция 16:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак. Бу вакытта этләр өчен йөрү мәйданчыгында лекцияләр тыңларга, ветеринария табибы белән киңәшләшергә һәм яхшы эш эшләргә – приютларга азык, пеленкалар, мискалар, сеңдергечләр һәм амуниция тапшырырга мөмкин булачак. Паркта балалар өчен «яшь ветеринар» интерактив зонасы эшләячәк.
Лекцияләр җәдвәле:
17:30 да – «Этләр иминлеге. Аларның гомерләрен озайтуның 10 ысулы», спикер – Гуманлы кинологлар ассоциациясе әгъзасы Мария Титова;
18:30 да – лекция «Кастрация һәм стерилизация: иң киң таралган операцияләр турында мифлар һәм фактлар», аны ветеринария хирургы Алисә Гаева укыячак.
Йорт хайваннарын килешү буенча тапшырачаклар, шуңа күрә үзегез белән паспорт алырга кирәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.