Шәһәрлеләр 40 килограмм азык җыйды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче сентябрь). Бүген Казанның Горки-Әмәт урманында «Лапа дружбы» акциясе узды. Чарада шәһәрлеләр «Зооцентр» приютындагы хайваннар белән таныштылар, алар белән уйнадылар һәм йөрделәр, ә өч эт яңа йортлы булды.
Яңгырлы һава торышына карамастан, акциягә шәһәр халкы күп килгән. Берничә сәгать эчендә волонтерлар 40 килограмм азык һәм «Зооцентр» приюты өчен 3 мең сум тирәсе акча җыя алды. Моннан тыш, паркта «Игелек өстәле» оештырылган иде, анда шәһәрлеләр приютка дарулар һәм башка кирәкле предметларны калдыра алды, шулай ук акциядә катнашучыларның амуниция, уенчыклар һәм ризыклар белән алмашу мөмкинле булган «эт своп»ы узды.
Чарада кинолог Регина Мөхәммәтханова йорт хайваны белән уңайлы йөрү турында лекция укыды. Ә приюттан соң этнең адаптациясе ничек узуы турында кинолог һәм этләрнең үз-үзен тотышы буенча белгеч Мария Титова сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, бу ел башыннан Казанда 239 дүрт аяклы дус йортлы булган. 20 эт шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган «Лапа дружбы» хәйрия чараларында яңа хуҗалар тапкан. Моңа кадәрге акция 4 нче сентябрьдә Фучик урамындагы бульварда узды. Ул чакта шәһәрлеләр өч этне сыендырды, шулай ук 80 килограмм азык һәм 8 мең сум акча җыйды.