Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2024, 11:28

«Ак чәчәк көне» акциясендә казанлылар мохтаҗ гаиләләргә 175 мең сум акча биргәннәр

Җыелган акчага балаларга мәктәп өчен канцелярия товарлары сатып алачаклар

Казан Изге Ана иконасын табу бәйрәмендә узган «Ак чәчәк көннәре» фестиваленең йомгаклау чарасында ТР башкаласы халкы 175 мең 620 сум акча биргән. Җыенга 40 ирекле кеше кушылды. Бу акчага мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга мәктәп өчен канцелярия товарлары сатып алачаклар һәм аларга тапшырачаклар.

Шулай ук бу көнне Казан Богородица Соборы мәйданында хәйрия ярминкәсе дә оештырылды. Алынган акчалар «Үзгәреш» инклюзив үзәге, «Кайгырту» инвалид балалы гаиләләр иҗтимагый оешмасы, «Мамино гнездышко» кризислы аналар приюты һәм «Мамы Казани» хәйрия оешмасы эшчәнлегенә ярдәм итүгә тотылачак. Әлеге проектлар ярминкәдә катнашты.

«Шәфкать Казан» мохтаҗларга ярдәм итү православие хезмәте хәбәр иткәнчә, иганәчеләргә алдан мастер-классларда ясалган ак чәчәкләр бүләк иткәннәр. Бәйрәмнең үзендә шулай ук рәсем ясау, әвәләү һәм бизәнү әйберләре ясау дәресләре дә үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, 21 июльдә ТР башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасын табу уңаеннан тәре йөреше узды. Чара Благовещение соборында тантаналы гыйбадәт кылудан башланды. Аннары дин тотучылар Казан Кремле тирәли һәм Батурин – Карл Маркс – Миславский урамнары буйлап Богородицкий монастырена кадәр бардылар.
Барлык яңалыклар

«Ак чәчәк көне» акциясендә казанлылар мохтаҗ гаиләләргә 175 мең сум акча биргәннәр

<p> Казан Изге Ана иконасын табу бәйрәмендә узган «Ак чәчәк көннәре» фестиваленең йомгаклау чарасында ТР башкаласы халкы 175 мең 620 сум акча биргән. Җыенга 40 ирекле кеше кушылды. Бу акчага мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга мәктәп өчен канцелярия товарлары сатып алачаклар һәм аларга тапшырачаклар. </p> <p> Шулай ук бу көнне Казан Богородица Соборы мәйданында хәйрия ярминкәсе дә оештырылды. Алынган акчалар «Үзгәреш» инклюзив үзәге, «Кайгырту» инвалид балалы гаиләләр иҗтимагый оешмасы, «Мамино гнездышко» кризислы аналар приюты һәм «Мамы Казани» хәйрия оешмасы эшчәнлегенә ярдәм итүгә тотылачак. Әлеге проектлар ярминкәдә катнашты. </p> <p> «Шәфкать Казан» мохтаҗларга ярдәм итү православие хезмәте хәбәр иткәнчә, иганәчеләргә алдан мастер-классларда ясалган ак чәчәкләр бүләк иткәннәр. Бәйрәмнең үзендә шулай ук рәсем ясау, әвәләү һәм бизәнү әйберләре ясау дәресләре дә үткәрелде. </p> Исегезгә төшерәбез, 21 июльдә ТР башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасын табу уңаеннан тәре йөреше узды. Чара Благовещение соборында тантаналы гыйбадәт кылудан башланды. Аннары дин тотучылар Казан Кремле тирәли һәм Батурин – Карл Маркс – Миславский урамнары буйлап Богородицкий монастырена кадәр бардылар.