Иҗтимагый киңлек территориясендә памп-трек һәм велоюллар барлыкка килде
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). Казанда «Светлая долина» торак комплексы янындагы паркның икенче чираты кысаларында төзекләндерүне 93% ка башкарганнар. Нокса елгасы буйлап брусчатка һәм велоюллар салынган, памптрек урнаштырылган.
Төзүчеләр җәяүлеләр юлларын төзекләндерүне, аз токлы челтәрләр һәм электриканы монтажлауны тәмамлыйлар. Кече архитектура формаларын урнаштыру һәм яшелләндерү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр ТР Төзелеш министрлыгында.
Паркны «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндерәләр, ул «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына керә.
«Светлая долина» торак комплексы янындагы паркны икенче чират кысаларында төзекләндерү Шәһәр һәм республика көненә – 30 нчы августка төгәлләнәчәк. Халык өчен бу көнне бәйрәм программасы оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, Нокса елгасы буендагы паркның беренче өлеше узган елның сентябрендә ачылды. Яр буенда барысы да диярлек үзгәрде: брусчаткадан һәм агач тактадан җәяүлеләр юллары, велосипед юлы, күзәтү мәйданчыклары, пикниклар, ял һәм йога өчен зоналар барлыкка килде. Бөтен яр буе буйлап яңгыр сулары канализациясе сузылган, видеокүзәтү һәм музыкаль трансляция системалары урнаштырылган. Иҗтимагый киңлектә Казан Мэры Илсур Метшин булды.