Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.04.2020, 11:05

Казанда Бондаренко урамындагы 1224 урынлык мәктәп төзелеше 70%-ка тәмамланды

Хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында төзелеш тармагы үз эшен туктатмый.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Казанда Бондаренко урамында 1224 урынга исәпләнгән полилингваль мәктәп төзү дәвам итә. Бүгенгә объект 70%-ка әзер. Исегезгә төшерәбез, хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында төзелеш тармагы үз эшен туктатмый. Бүген төзелеш эшләре барышы һәм үзенчәлекләре турында төзелә торган мәктәп буенча матбугат туры кысаларында «Грань» (проектның генераль подрядчысы) төзелеш компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов сөйләде.

Хәзер объектта пыяла кую, инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләр салу эшләре алып барыла. «Әлеге чор гадәти генә түгел, катлаулы шартларда эшләргә туры килә. Күп кенә тәэмин итүчеләр эшне туктата, әмма без чыгу юлын эзлибез, төбәк тәэмин итүчеләрен табабыз, - диде ул. - Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, план саклана, хезмәткәрләр арасында авыручылар юк. Бинаны төзеп бетерү сроклары шул килеш кала». Исегезгә төшерәбез, «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» беренче полилингваль гомуми белем бирү комплексын быел файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында төзелеш объектларында өстәмә саклану чараларына аерым игътибар бирелә. Шулай итеп, территориягә кергәндә үк төзүчеләр кул, кием-салым һәм аяк киемнәрен дезинфекцияләүче чара белән эшкәртәләр, температураны үлчиләр, битлекләр кияләр.

Исегезгә төшерәбез, «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» белем бирү комплексы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Ул үз эченә 672 укучыга башлангыч мәктәп һәм 800 урынга исәпләнгән билингваль мәктәп (Бичурин ур.), 240 урынга исәпләнгән йокы корпусы белән 1224 урынга башлангыч белемле полилингваль мәктәп (Бондаренко ур.) һәм «Ялкын» балалар белем бирү лагере базасында 270 урынга исәпләнгән өстәмә белем бирү үзәген (Горький шоссесы) ала. Бичурин урамында урнашкан инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 165-нче гомуми белем бирү мәктәбе Казанда беренче полилингваль белем бирү комплексы төзү өчен нигез итеп сайланган.

Казан Татарстанда «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы барлыкка киләчәк беренче шәһәр булачак. 2022 елга кадәр барлыгы шундый алты комплекс эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проектның максаты - балалар рус, татар, инглиз телләрендә укыячак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк белем бирү комплексы моделен булдыру.

Барлык яңалыклар