Зур Акчарлак күле территориясен төзекләндерү буенча эшләрне 2025 елда тәмамлау планлаштырыла
Фото: Денис Гордийко
«Минемчә, ул бу урынның йөзек кашы булачак, чөнки шәһәребездә дә, республикада да мондый тематик парк әлегә юк. Россия территориясендә танылачак парк ясарбыз, дип өметләнәм. Монда уникаль элементлардан торган иң зур балалар мәйданчыгы булачак», – диде спикер.
Ул Яңа Савин районындагы Зур Акчарлак күле территориясен тәртипкә китерү буенча әзерлек эшләре башлануын да искәртеп үтте. Исегезгә төшерәбез, территория киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирүдә лидер булган иде. Ремонтны 2025 елда тәмамлау планлаштырыла.
«Бу шау-шулы парк та, күңел ачу урыны да түгел, ә шәһәр үзәгендә табигатькә сокланырга мөмкинлек бирүче тыныч зона булачак. Быел без төзекләндерүнең беренче чиратын гамәлгә ашырачакбыз, ә киләсе елда барлык эшләрне тәмамларга уйлыйбыз», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Тавыш бирүдә барлыгы 133 мең 647 кеше катнашты. Зур Акчарлак күленнән соң икенче урында – Киров районындагы Петров паркы (икенче чират), ә өченчедә – Совет районындагы Нокса урманы.
Шулай ук казанлылар Төньяк вокзал янындагы сквер (икенче чират), Дан скверы, Мир урамындагы сквер, Нокса елгасы буйлап Дорожный тыкрыгыннан Каспий урамына кадәр булган территория һ.б. өчен тавыш биргән.
Камилә Вилданова, Диләрә Гафурова