Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2024, 17:18

«Тасма» стадионының җиңел атлетика мәйданында капиталь ремонт 52 процентка башкарылган

Эшчеләр баскычларны һәм тәрәзә уемнарын киңәйттеләр, түбәләрне яңарттылар

«Тасма» стадионының җиңел атлетика мәйданында капиталь ремонт 52 процентка төгәлләнгән. Объектта йөгерү юлларын яңарту, фундаментны гидроизоляцияләү, тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру планлаштырыла.

Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында хәбәр итүләренчә, 1976 елгы мәйданда төзелеш эшләре март аенда башланган. Бу вакыт эчендә төзүчеләр баскычларны киңәйткәннәр һәм якын арада аларга металл корылышлар урнаштырачаклар. Манежның уң ягында белгечләр тәрәзәләрне яңарттылар, ә сул ягында – тәрәзә уемнарын киңәйтүне тәмамлыйлар.

Моннан тыш, бүгенгә санузелларда штукатурлау эшләре башкарылган, түбә төзәтелгән һәм янгын гидранты урнаштырылган. Электр челтәрләрен алыштыру, стеналарны һәм түшәмнәрне шпаклевкалау, сантехник эшләр дәвам итә.

Моннан алдан Казанда Үзәк стадионның футбол-атлетика мәйданын төзекләндергәннәр иде. БРИКС уеннарына әзерлек кысаларында объектта искергән йөгерү юлларын сүткәннәр һәм яңаларын салганнар, сикерү чокырларын яңартканнар, ишекләрне алыштырганнар.
Барлык яңалыклар