Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2021, 16:18

Казанның 19 чатында борылу һәм кире якка борылыш кагыйдәләрен бозуларны теркәү өчен камералар урнаштырдылар

Гыйнварда, узган ел белән чагыштырганда, юлларның аварияле участокларында юл-транспорт һәлакәтләре саны 55%-ка кимегән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Казанда 19 чатны борылу һәм кире якка борылыш кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәү җайланмалары белән җиһазландырдылар. Камералар 23-нче декабрьдән эшли башлады.

Камералар һәлакәтләр аеруча күп теркәлгән Казан урамнары киселешләрендә урнаштырылган: Ямашев проспектының Короленко, Бондаренко, Адоратский, Мусин урамнары белән, Җиңү проспектының Дубравная, Академик Губкин, Минск, Ломжа урамнары белән, Мамадыш трактының Аббасов, Большая Красная (Кече Клыки бистәсе), Натан Рахлин урамнары белән, Сул як Болак урамының Галиәсгар Камал, Уң як Болак, Астрономия урамнары белән, Академик Губкин урамының Космонавтлар урамы белән, Гадел Кутуй урамының Гвардия урамы белән, Камалеев проспектының Нәҗип Җиһанов урамы белән, Фатыйх Әмирхан урамының Чуйков урамы белән, Халезов урамының Мир урамы белән, Чистай урамының Бичурин урамы белән.

Автомат рәвештә теркәү җайланмалары үзләренең нәтиҗәлелеген раслады. Агымдагы елның гыйнвар аеның 12 көнендә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Казан шәһәре чатларында юл-транспорт һәлакәтләре саны 55%-ка кимегән. Һәлакәтләр саны 20-дән 9-га кадәр, ә аларда зыян күргән кешеләр саны 56%-ка кимеде - 23-тән 10 кешегә кадәр, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Автомобильчеләргә юл билгеләре белән («Турыга хәрәкәт итү», «Турыга яки уңга хәрәкәт итү») яки юлның машиналар йөрү өлешендәге билгеләр белән күрсәтелгән таләпләрне бозып сулга борылу яки кире якка борылыш 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә.

2020 елның 23-нче декабреннән 2021 елның 12-нче гыйнварына кадәрге чорда барлыгы 14 мең 119 транспорт чарасы милекчесе административ җаваплылыкка тартылган. Алга таба хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү җайланмалары белән Татарстанның башка шәһәрләрендә дә юлларны җиһазландырачаклар.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл йөрү кагыйдәләренең тайпылышсыз үтәлергә тиешлеген искә төшерә.

Барлык яңалыклар