Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2024, 17:46

«Без кешеләрне өйрәтергә генә түгел, ә шәһәргә яхшырырга да ярдәм итәргә тиеш»: Казан мэриясе хезмәткәрләре Мәскәүдә өч көнлек стажировка үтте

Катнашучылар башкала хөкүмәтенең идарә тармагы карамагындагы 10 га якын учреждениедә булдылар

Казан мэриясе хезмәткәрләре Мәскәү хөкүмәтенең алмашу стажировкасында катнаштылар. Муниципаль хезмәт стажы өч елдан артык булмаган 13 кеше Башкала хөкүмәте университеты, «Игелекле урын» волонтерлык үзәге офисында, «Мәскәү яшьләре» мультиформат киңлегендә һәм башка күп урыннарда булдылар. Процесслар белән идарә итүнең иң яхшы пркатикалары белән танышу өчен, башкалага Туладан 15 муниципаль хезмәткәр дә килгән иде. Инде өченче алмашу стажировкасының ничек үтүе турында KZN.RU материалында укыгыз.

Беренче көн: иммерсив технологияләр үзәге һәм волонтерлар белән эшләү

Белем бирү программасы Казан һәм Тула делегацияләре нетворкингыннан башланып китте. Катнашучылар үзләренең һөнәри эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм үз шәһәрләре турында кызыклы фактлар белән бүлештеләр. Очрашуда стажерлар парларда эшләп, хезмәттәшләренең муниципаль хезмәттә гамәлгә кертелә торган практикалары турында белә алдылар. Аннан соң катнашучылар Мәскәү хөкүмәте университетына экскурсиягә кузгалдылар. Аны квалификацияне күтәрү буенча проректор Сергей Журихин үткәрде. Уку йортының 30 еллык тарихы бар, монда югары һәм өстәмә белем алырга, квалификация күтәрергә, яңадан укыту узарга, ЭАМ/ДИМ программаларын үзләштерергә мөмкин (Эшлекле администрирование магистры/Дәүләт идарәсе магистры, – ред. иск.).

Уку йортында карьера үсеше үзәге дә бар. «Без кешеләрне укытырга гына түгел, ә барлык заманча технологияләр, белем бирү һәм консалтинг мөмкинлекләреннән фадаланып, шәһәргә яхшырырга да ярдәм итәргә тиеш», – дип сөйләде Сергей Журихин.

Ул һәр ел саен университетта яңа проектларның гамәлгә ашырылуын да аныклады. Инде биш ел иммерсив технологияләр үзәгенең VR-тренажерлары популярлык казана. Бүгенге көнгә эшчәнлекнең төрле өлкәләре өчен 12 җайланма эшкәртелгән. Бу – парковка пространстволары һәм юл инспекциясе инспекторлары, КФҮ һәм ЗАГС хезмәткәрләре, халык алдында ясала торган чыгышларның репетицияләре һ.б. күнекмәләре эшкәртү.

Аннан соң катнашучылар «Идарәнең яңа технологияләре» ДКУендә булдылар, биредә Мәскәү мэрының электрон проектлары тәкъдим ителгән иде. Барыннан да бигрәк стажерлар административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге белән кызыксындылар. Ул видеокүзәтү камералары һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә шәһәр инфраструктурасының торышын контрольдә тота. Система 70 мең контроль объектын үз эченә ала.

Беренче көн ахырында катнашучылар «Игелекле урын» волонтерлык үзәгенең җиде офисының берсенә бардылар. Стажерларга иреклелекнең 12 юнәлеше һәм волонтерлар компетенциясен үстерү буенча бушлай программалар турында сөйләделәр. Үзәк 14 яшьтән өлкәнрәк ярдәмгә мохтаҗ мәскәүлеләр белән, белем бирү оешмалары һәм хакимият органнары белән эшләүгә юнәлтелгән. Мәскәүдә барлыгы 1 млн 276 мең волонтер яши.

Икенче көн: «Мәскәү яшьләре» мультиформат киңлегендә халык алдында чыгыш ясаулар буенча мастер-класс

Стажировканың икенче көне «Ломоносов» инновацион кластерына барудан башланды. 65 мең кв.м мәйданлы территориядә яшьләр эшмәкәрлеге коворкинг-үзәге, технологик компанияләр өчен мәйданчыклар, конгресс-күргәзмәләр инфраструктурасы һәм лаборатория мәйданчыклары урнашкан.

«Мәскәү яшьләре» мультиформат киңлегендә стажировканың катнашучылары белән шәһәрнең иҗтимагый элемтәләр һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Павел Симаков очрашты. 2,5 мең яшьләр идеясе хупланган һәм гамәлгә ашырылган. Ел саен шәһәр мәйданчыкларында Мәскәү яшьләре өчен 3,5 мең проект оештырыла.

Соңрак бизнес-тренер, эмоциональ интеллектны үстерү буенча эксперт Анастасия Задорнева халык алдында чыгыш ясау буенча мастер-класс уздырды.

Икенче көннең соңгы ноктасы Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе павильоннары иде. Катнашучылар «Акыллы шәһәр»дә шәһәр белән идарә итү үзәгенең экспоизицияләрен карадылар. Анда башкала белән идарә итәргә ярдәм итә торган технологияләр белән таныштылар. «Техноград» инновацион белем бирү комплексында стажерларга «Һөнәри үсеш өчен күнекмәләрне үстерүдә трендлар» мастер-классы уздырдылар.

Өченче көн: юл хәрәкәтен оештыру үзәгенең ситуация үзәге һәм стажировканың тәмамлануы

Стажировканың соңгы көне Мәскәү транспорты павильоны буйлап экскурсиядән башланды. Стажерларга интерактив форматта шәһәрнең рельслы транспортының маршрутлары, заманча транспорт һ.б. турында сөйләделәр. Катнашучылар берникадәр вакытка чын метрополитен поездының машинистлары булдылар, транспортта биометрик түләү белән таныштылар, метро поездының, МҮБ (Мәскәүнең үзәк боҗрасы), МҮД (Мәскәүнең үзәк диаметрлары) һәм электробусның шәхси дизайнын ясадылар.

Стажерлар «Мәскәүнең цифрлы игезәге», «Акыллы юл чаты» кебек проектлар һәм «Мәскәү ярдәмчесе» кушымтасы белән таныштылар. Шәһәрдә транспорт ситуациясе ЮХОҮнең ситуация үзәге тарафыннан тәүлегенә 24 сәгать тикшерелә. Идарә итү инструментлары булып, дүрт мең транспорт детекторы, 3,8 мең фото- һәм видеокүзәтү комплексы, 160 меңнән артык күзәтү камерасы, 60 мең светофор һәм 66 юл патруле машинасы тора.

Система шулай ук транспорт агымнарын яңадан бүлеп урнаштыру һәм ябыклыкларны юкка чыгару светофорлары белән дә идарә итә, хәрәкәттә катнашучыларга агымдагы вәзгыять турында хәбәр итә һәм бөкеләрне иң яхшы маршрутлар буенча әйләнеп үтү турында киңәшләр бирә.

Алмашу стажировкасы тантаналы рәвештә сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.

«Дәүләт хезмәткәрләрен укыту процессында иммерсив технологияләр куллануны билгеләп үтәсе килә. Мондый якын килү әле эшләгән һәм киләчәктә хезмәт куячак белгечләргә дә җаваплы эш алып бару өчен тагын да яхшырак җайлашу мөмкинлеге бирә», – дип бүлеште Казан архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең юридик бүлеге әйдәп баручы белгече Дамир Сираҗетдинов.

ТР башкаласына кайткач, стажировкада катнашкан һәр кеше шәһәрдә кулланырга мөмкин булган практикалар буенча үз идеяләре белән Казан Башкарма комитеты аппарат җитәкчесе Булат Алеев һәм Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова белән уртаклашты.

Барлык яңалыклар