Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2023, 14:14

«Без җанлы диалог булдырдык»: ГИТИСны тәмамлаучылар Боратынский музеенда «Дачники» спектаклен тәкъдим итәчәк

Борынгы йорт Казанда «Горький+» сәнгать фестивале мәйданчыкларының берсе булып тора

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре, KZN.RU, 3 нче июнь, Анна Санникова). ГИТИСны тәмамлаучылар Е.А.Боратынский музеенда – ТР Милли музее филиалында Максим Горькийның шул ук исемле пьесасы буенча куелган «Дачники» иммерсив спектакль-бродилкасын тәкъдим итәчәкләр. Борынгы йорт Казанда 2 нче июньнән 4 нче июньгә кадәр уза торган «Горький+» сәнгать фестивале мәйданчыкларының берсе булып тора.

Бу спектакль Владимир Байчер һәм Тимофей Сополев остаханәсен тәмамлаучыларның диплом эше. Аның премьерасы 2021 елда була, ул төрле мәйданчыкларда, шул исәптән Мәскәү сәүдәгәре В.Д.Носовның йортында да уйнала. Ә быел спектакльне Казанга «Горький+» фестиваленә алып килделәр, анда аны беренче тапкыр күрсәтәчәкләр.

«Бу камералы тарих, шуңа күрә яңа киңлекне үзләштерә торган иммерсив формат сайладык. Без сәхнә образларыннан китәргә тырышмадык, кешеләр арасында җанлы диалог булдырдык, бу нәкъ безне мастер өйрәткән әйбер – психологизм», – дип уртаклаша Казанда премьера алдыннан актер Дмитрий Миронов.

Элек спектакль, мәсәлән, тулысынча баскычта узган, ә Боратынский йортында балкон да, бакчадагы беседка да, йорттагы бүлмәләр дә кулланыла. Тамашачылар актерлар арасында, алар белән бергә урыннарын үзгәртәләр, һәм алар да сөйләшүләрдә катнашалар һәм персонажларның драмасын кичерәләр кебек.

Россия театр тәнкыйтьчесе Павел Руднев мондый күрсәтүләрнең берсеннән соң «Дачники» спектакленең музей һәм театрның үзара хезмәттәшлек итә алуын тагын бер тапкыр исбатлый дип билгеләп үтте. «Бу соңгы берничә елда Россиядә һәм көнбатышта музей һәм театр мәдәнияте үсеше өчен бик мөһим булган тренд», – диде ул.

Актерлар үзләре Максим Горькийның «Дачники» пьесасын Антон Чеховның «Вишневый сад» пьесасы белән чагыштыралар, чөнки аларның һәрберсендә кешеләрнең язмышлары күзәтелә, алар сөйләшүләр вакытында тормышларының ничек җимерелгәнен күрмиләр. Хәзерге тамашачы бу пьесаларның хәзер дә никадәр актуаль булуын күрәчәк.

Спектакль 3 нче һәм 4 нче июньдә Горький урамы, 25/28 адресы буенча, 18:30 сәгатьтә башланачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)236-13-22 телефоны буенча белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә язучы Максим Горькийның 155 еллыгы зурлап билгеләп үтелә. Вакыйгалар шулай ук Мәскәүдә һәм Түбән Новгородта узачак. «Горький+» фестиваленең арт-директоры итеп Россиянең халык артисты Евгений Миронов билгеләнгән. Татарстан халкын концертлар, спектакльләр һәм перформанслар көтә.

Барлык яңалыклар