В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы әлеге язмада өлкән яшьтә булуына карамастан, якты киләчәк дип яшәүче, алга өмет белән атлаучы, башкаларга ярдәм итәргә әзер пенсия яшендәге ханым белән таныштыра
Казанда Өлкәннәр ункөнлеге уза. Әлеге күркәм чара уңаеннан без дә өлкән буынның шәһәребез үсешенә керткән өлешен искә төшерергә булдык. Бүгенге язма 85 яшьлек Сәвия Шакирҗанова хакында булыр. Аның өчен һәр көн – кемгә дә булса ярдәм итү мөмкинлеге. Ул менә инде сигез ел дәвамында волонтерлык белән шөгыльләнә. Махсус хәрби операция башланганнан бүгенге көнгә кадәр Лисичанск халкына кирәкле ярдәм чараларын җыеп, 27 гуманитар йөк машинасы белән озатып җибәрергә булышкан. Сәвия ханымның актив иҗтимагый эшчәнлеге, башкалар турында кайгыртуы һәм өлкән яшьтә булуына карамастан, кешеләргә ярдәм итүдән ничек тәм табып яшәве турында KZN.RU дагы язмадан белерсез.
Сәвия Шакирҗанова 1940 елда Олы Бәрәзә дигән татар авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлануга, кызның әтисен сугышка алалар. Тик, ни кызганыч, гаилә башлыгы бер елдан соң канкойгыч сугышта һәлак була. Алты баланы әни кеше ялгыз тәрбияли. «1950 елда, 10 яшь тулгач, әнием мине Казанга, апам янына җибәрде», - дип искә ала Сәвия ханым.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Сәвия Шакирҗанова Казан педагогика институтына (хәзерге Казан федераль университеты – редакция искәрмәсе) укырга керә. Өч ел физика укытучысы булып эшләгәннән соң, әлеге һөнәрнең үзенә туры килмәвен аңлый кыз бала. Шул вакытта Сәвия Шакирҗанова «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсенә урнашып, эшчәнлек өлкәсен алмаштыра. Берләшмәдә ул кадрлар бүлегендә, бухгалтериядә, техник һәм җитештерү бүлекләрендә эшли.
Сәвия Шакирҗанова 1995 елда лаеклы ялга чыга. Ул үзенең хезмәт юлын «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсендә ревизорлык эше белән тәмамлый. Хәзерге вакытта Сәвия ханым оныклар, оныкчыклар тәрбияли, әмма болар аңа актив иҗтимагый эшчәнлек алып барырга бер дә комачауламый. 2013 елгы Универсиаданы оештыруда ярдәм иткән күршесе волонтерлык хакында сөйләп, Сәвия ханымның күңелендә ялкын уты кабыза. 2017 елда ул үзен волонтер буларак сынап карый һәм әлеге вакыйга аның өчен тормышта үз-үзен тану, үзенең яңа мөмкинлекләрен ачу адымы була.
«Мин үз тормышымны волонтерлыктан башка күз алдына да китерә алмыйм. Миңа көн саен кешеләргә файдалы нидер эшләргә кирәк. Без оештырган чараларның барысы да игелек, яхшылык белән сугарылган. Үз эшебез белән игелекле гамәлләр кылып, башкаларның тормышын яхшыртабыз», – диде «көмеш» волонтер.
Сигез ел эчендә Сәвия Шакирҗанова шәһәр өчен әһәмиятле күп кенә чараларда катнашкан. 2017 елгы Футбол буенча конфедерацияләр кубогы, 2025 елгы «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале Сәвия ханым өчен әнә шундый саллы вакыйгалардан. Ул алда әйтелгән менә шундый зур мәдәни, халыкара, спорт чараларында кунакларга юл табарга ярдәм иткән.
Моннан тыш, Сәвия Шакирҗанова үзенең волонтерлык проектын алып бара. Ул мөстәкыйль рәвештә Лисичанск халкы өчен киемнәр, аяк киемнәре, азык-төлек һәм башка кирәкле әйбер җыю белән шөгыльләнә. Махсус хәрби операция башланганнан бүгенге көнгә кадәр Лисичанск халкына кирәкле ярдәм чараларын җыеп, 27 гуманитар йөк машинасы белән озатып җибәрергә булышкан.
Шушы араларда 28 нче ярдәм машинасын озатырга әзерли. «Мондый изге эштә һәрвакыт яхшы күңелле кешеләр очрый», - дип билгеләп үтте ул.
Кирәк-ярак әйберләрне кабул итү пункты Курск урамы, 20 йорт адресы буенча «Казан-XXI гасыр» идарә компаниясе йортында урнашкан. «Волонтерлык белән шөгыльләнү өчен бина табуда миңа идарәче компания директоры ярдәм итте. Һәрьяклап хәлгә керә, үзара аңлашып эшлибез», – дип фикерләре белән уртаклашты өлкән волонтер.
Лисичанск халкы өчен киемнәрне, аяк киеме һәм азык-төлекне базага гади шәһәр кешеләре китерә, диде ул. Ярдәм җыю пункты турында халык листовкалар аша белә икән. Аларны исә Сәвия ханым шәһәр буенча тарата, шулай ук почта тартмаларына да сала.
Җыелган әйберләр үзәк складка җибәрелә, аннан үзәк хезмәткәрләре аларны төрләргә аерып, гуманитар ярдәм буларак Лисичанскка юллыйлар.
Волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнү барышында Сәвия Шакирҗанова шәһәр җитәкчелегеннән төрле бүләкләр кабул итеп алган. Бу елны Шәһәр көне алдыннан Казан мэры Илсур Метшин волонтер ханымга Мактау грамотасы һәм «Казан волонтеры» билгесен тапшыра. Ул шулай ук «Гуманитар ярдәм» номинациясендә «Безнең заман каһарманы» республика премиясе лауреаты, «Татарстан Республикасының Ел волонтеры – 2024» номинациясендә 2024 елда иреклеләр хәрәкәте өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясе лауреаты исеменә лаек була.
Сәвия Шакирҗанова – актив яшәү рәвеше тарафдары. Ул 12 илдә булып кайта. 90 нчы еллар ахырында Америка Кушма Штатларында яшәүче рус гаиләсендә йорт хезмәтчесе булып эшли. Безнең бүгенге каһарманыбыз – Американың бөтен Атлантик ярын, ягъни Канада чигеннән алып Майамига кадәрге урыннарны әйләнеп чыккан зат.
Сәяхәттән алган тәэсирләр күңеленә мәңгегә уелып кала: Сәвия ханым дөньякүләм танылган истәлекле урыннар белән танышу бәхетенә ирешә. Мәһабәт Ниагара шарлавыгы, Ирек статуясы һәм Нью-Йорк шәһәре – болар бар да гомерлеккә истә калган хатирәләр, ди ул.
Өлкән волонтер ул еллардагы технологияләрнең ничек үзгәрүе турында сөйләде: «Океан артында мин үз гомеремдә беренче тапкыр кибетләрдә үзе ачыла-ябыла торган ишекләр, банкоматлар күреп гаҗәпләнгән идем. Ә хәзер без үзебез алардан актив файдаланабыз. Илебез бик алга китте, шөкер», - дип, үзенең технологик алга китеш турындагы күзәтүләре белән уртаклашты.
Америкада яшәп калу мөмкинлеге булуга карамастан, Сәвия Шакирҗанова үзенең туган ягын, үз Ватанын сайлый. 60 яшьлек юбилеен ул Россиядә билгеләп үтә. Туган якка кайтуның төп сәбәбе, газиздән-газиз ике улым янәшәсендә булу иде, ди ул.
Ә 2005 елда волонтер тагын бер күптәнге хыялын тормышка ашыра – хаҗ сәфәрен кылу бәхетенә ирешә.
«Тормыш – ул хәрәкәт. Ничә яшьтә булуың мөһим түгел: сиңа 25 ме, 50 яки 85 ме?! Иң мөһиме – үзеңә туктап торырга ирек бирмәскә, даими рәвештә ниндидер яңалыкка омтылырга һәм алда ниндидер көтелмәгән яңа ачышлар булачагына өметләнеп яшәргә кирәк», – дип сүзен йомгаклады Сәвия Шакирҗанова.