Иҗат коллективлары Раштуа гимннары, рухи шигырьләр, популяр җырлар башкарачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). «Раштуа йолдызы артыннан» дигән музыкаль кичәләр 14-нче һәм 17-нче гыйнварда Казанда «Азбука» яшьләр киңлегендә һәм «Апостол» рухи-агарту үзәгендә узачак.
«Лето» православие яшьләр хоры һәм Казан епархиясенең яшьләр бүлеге каршында эшләп килә торган «Сретение» бию коллективы Раштуа гимннары, рухи шигырьләр, популяр җырлар, әдәби әсәрләр һәм биюләр башкарачак.
14-нче гыйнварда музыкаль кичә Япеев ур., 2 адресы буенча урнашкан «Азбука» православие яшьләре клубында , ә 17-нче гыйнварда – Чистай ур., 30 адресы буенча урнашкан «Апостол» рухи-агарту үзәгендә узачак. Ул 18.00 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.