Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2022, 09:10

«Водоканал» МУП Казанда өченче төньяк коллекторны төзекләндерүгә кереште

Хәзерге вакытта Әпсәләмов һәм Меридиан урамнарында ремонт эшләре бара.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче февраль, Алинә Бережная). Казанда «Водоканал» МУП өченче төньяк коллекторны төзекләндерүгә кереште. Хәзерге вакытта Әпсәләмов һәм Меридиан урамнарында ремонт эшләре бара. Участокта алга таба вакытлыча суыртып агызу линиясен урнаштыру өчен яңа камералар монтажлана.

Бүгенгә коллекторда авария-торгызу эшләре тәмамланды, эре җимереклекләр бетерелде, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП матбугат хезмәте. Эш башкарылган территорияләрне төзекләндерү җылыткач башланачак. Шулай ук көн саен коллекторда зур булмаган җимереклекләр бетерелә.

«Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров элегрәк сөйләгәнчә, коллекторны капиталь төзекләндерү вакытында заманча полимер җиңсә технологиясе кулланылачак. Бу полимер сумала сеңдерелгән махсус тукыма. Бер җиңсәнең озынлыгы 50 метрдан 70 метрга кадәр тәшкил итә. Ягъни һәр 50-70 м саен чокыр ясалачак, җир астына җиңсә салыначак, аннары ул су ташкыны белән тигезләнәчәк һәм булган барлык бушлыкларны тутырачак. Полимерлаштырылганнан соң коллекторның яңа участогы әзер булачак, эшчеләр киләсенә күчәчәк. А.Егоров сүзләренчә, эшләрне этаплап башкару нәтиҗәсендә зур участокларны өзү таләп ителмәячәк, шул рәвешле инфраструктураны мөмкин кадәр саклап калып булачак.

Исегезгә төшерәбез, өченче Төньяк коллекторның ремонтланган челтәрләренең гомуми озынлыгы 2,3 км дан артып китәчәк. Реконструкция өч этапта уздырыла. Беренче этапта Чистай урамы буенча (Меридиан урамыннан алып Бондаренко урамына кадәр) 760 метр озынлыктагы участок ремонтланачак. Икенче этап Ямашев проспектындагы 850 метр озынлыктагы участокта (Адоратский урамыннан алып Әмирхан урамына кадәр), өченчесе Әмирхан урамындагы 700 метр озынлыктагы участокта (Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр) узачак.

10 ел эчендә өченче төньяк коллекторда 41 җимерелү булды, шулардан 26 сы – 2021 елда һәм агымдагы елның гыйнвар аенда.

Барлык яңалыклар