В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иске билетлар, фотолар, журналлар һәм метро, троллейбус яки трамвай белән бәйле башка әйберләр кабул ителә
Фото: Марат Мөгыйнов
Предприятие хезмәткәрләре казанлыларның метро, троллейбус, трамвай белән бәйле тарихи әйберләрен җыялар. Иске билетлар, фотолар, журналлар яки электр транспорты модельләре алып килергә мөмкин.
Музейны булдыруның максаты – шәһәр җәмәгать транспорты тарихын саклау. Тулырак мәгълүматны предприятиенең Telegram каналында яки +7(843)533-70-56, +7(843)533-70-85 телефон номерлары аша белешергә мөмкин, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.