Катнашучыларга коррупция юнәлешендәге төп хокук бозулар һәм хезмәт урынында үз-үзеңне тоту таләпләре турында сөйләделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген Казан Башкарма комитетында муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль бюджет учреждениеләре җитәкчеләре өчен укыту семинары узды, анда коррупция юнәлешендәге төп хокук бозулар, шулай ук хезмәт урынында үз-үзеңне тоту таләпләре турында белделәр. Очрашу 9-нчы декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.
Семинарны ачып, коррупциягә каршы көрәш буенча республика советы әгъзасы Кафил Әмиров барлык җыелучыларга дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең бурычлары турында искәртте һәм коррупцион юнәлештәге җинаятьләрнең кайбер классик мисалларын китерде. Ул билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр еш кына прокуратура органнарына үзләрен коррупцион хокук бозулар кылуга тарту очраклары турында хәбәр итми. Спикер шулай ук барлык муниципаль хезмәткәрләрне салым хезмәтенә вакытында керемнәр һәм милек характерындагы бурычлар турында белешмәләр бирергә чакырды.
Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсенең коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Альбина Ибраһимова хезмәттәшләренә керемнәре, чыгымнары, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тутырганда, муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан җибәрелә торган типик хаталар мисалларын китерде. Ел башыннан җирле үзидарә органнары һәм муниципаль органнарның хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү комиссиясе 29 утырыш үткәрде һәм 178 муниципаль хезмәткәр буенча материалларны карады, шуларның 6-сы дисциплинар җаваплылыкка тартылды. А.Ибраһимова, шулай ук, киң таралган хокук бозуларның берсе - керемнәр турындагы мәгълүматларның дөрес тутырылмавын, анда больничный листлар буенча түләүләр дә кертелергә тиешлеген билгеләп үтте.
Коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре турында Казан прокурорының өлкән ярдәмчесе Альберт Хәялетдинов сөйләде. Ул ассызыклаганча, коррупцион юнәлештәге хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау, ачыклау һәм кисәтү мәсьәләләре прокуратура органнары эшчәнлегендә өстенлекле булып тора. «Хәзерге вакытта дәүләт хакимияте органнары үтә күренмәлелек югарырак булган саен, коррупциянең азрак булу принцибын үтәргә тиеш», – дип билгеләп үтте А.Хәялетдинов. Спикер 2018 елда прокуратура органнарына прокуратураның башка теркәү органнары белән электрон бәйләнешен тәэмин итә торган мәгълүмат системасын кертүнең файдасы турында сөйләде. Шулай итеп, система ярдәмендә быел керемнәр турында мәгълүмат бирү белән бәйле хокук бозулар 2 тапкырга күбрәк ачыкланды. Чагыштыру өчен, 2018 елда мондый хокук бозулар 18 булган. Шул ук вакытта, А.Хәялетдинов билгеләп үткәнчә, муниципаль хезмәткәрләр, алдагы еллар белән чагыштырганда, коррупциягә каршы закон таләпләрен тупас бозу фактларына сирәгрәк юл куя. «Еш кына игътибарсызлык аркасында хокук бозулар була», - диде ул.
Коррупциягә каршы тору буенча цифрлы механизмнарны гамәлгә кертү темасын Казан муниципаль берәмлеге башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев дәвам итте. Ул агымдагы елның сентябрендә коррупциягә каршы тору буенча муниципаль программа кабул ителүен әйтте, аның төп өлеше IT-проектларны, аерым алганда, мәнфәгатьләр конфликтларын контрольдә тоту программаларын гамәлгә кертүгә багышланган. «Заман белән бергә атларга кирәк, цифрлы механизмнан башка эш нәтиҗәсе булмаячак», – дип ассызыклады К.Беляев.
Семинар ахырында катнашучылар коррупциягә каршы грамоталылык темасына сораштыру уздылар. «Безнең эштә мондый тәҗрибә беренче тапкыр үткәрелә. Сораштыру нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы агарту эшенең алдагы планы билгеләнәчәк», – дип нәтиҗә ясады Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе башлыгы Елена Тощева.