В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләреннән муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар күләме 10%-ка артты һәм 697,2 млн сум тәшкил итте.
2019 ел нәтиҗәләре буенча Казанның Көндәшле сәясәт һәм сатып алулар дирекциясе якынча 1,4 млрд.сум акчаны янга калдырды, бу узган ел белән чагыштырганда 16%-ка күбрәк.
Узган ел барлыгы алты йөз илле муниципаль заказчы өчен 7,4 млрд. сумлык 1135 сатып алу процедурасы үткәрелгән, бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 37%-ка күбрәк. Шул ук вакытта үткәрелә торган процедураларның саны 8%-ка кимегән. Узган ел нәтиҗәләре буенча көндәшле сатуларда катнашучыларның уртача саны 3,2 кеше булды, бу 2018 ел белән чагыштырганда 8%-ка артыграк.
Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләреннән муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар күләме 10%-ка артты һәм 697,2 млн сум тәшкил итте.
Сатып алулар нәтиҗәләре буенча бюджет акчаларын экономияләү 2,3% яки 172 млн сум тәшкил итте (2018 елда – 7,5%).
Унитар предприятиеләргә һәм акционерлык җәмгыятьләренә консультация бирү кысаларында дирекция заказчылар өчен контрактның башлангыч бәясен оптимизацияләү, объектка, сатып алу күләменә, китерү шартларына карата таләпләрне төзәтү, шулай ук сатып алуларда потенциаль катнашучыларны максималь дәрәҗәдә киң күләмдә җәлеп итү мөмкинлеге өлешендә тәкъдимнәр формалаштыра. Нәтиҗәдә, 13956 унитар предприятие һәм акционерлык җәмгыяте гаризасы каралды.
Планлаштырылган сатып алуларга финанслау лимитларын бүлеп бирү проектларын анализлау кысаларында Дирекция тарафыннан 566 млн. сум экономияләнгән, тагын 235 млн. сум документацияне килештерү стадиясендә янга калдырылган. Муниципаль унитар предприятиеләрнең һәм акционерлык җәмгыятенең көндәшле сатып алу процедуралары нәтиҗәләре буенча экономия 421 млн. сум тәшкил итте.