Конкурс нәтиҗәләре буенча илнең 50 субъектыннан 115 оешмага призлы урыннар бирелде.
Фото: Марат Мугинов
Конкурска старт узган ел ахырында Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк тарафыннан бирелде. Сайлап алуның максаты – балаларга һәм балалы гаиләләргә хезмәт күрсәтә торган оешмалар һәм дәүләт (муниципаль) учреждениеләре эшчәнлегенә бәйсез иҗтимагый экспертиза уздыру.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 50 субъектыннан 115 оешмага тиешле призлы урыннар бирелде. Конкурс лауреатлары арасында «Балаларның ялын оештыру һәм аларны савыктыру» номинациясендә «Идел» яшьләр үзәге дә бар. Шулай ук Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, «Ял» балалар һәм яшьләр өчен сәламәтләндерү, ял итү, мәшгульлекне оештыру буенча Казан үзәге, «Зөя утрау-шәһәре»дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы катнашучылар сертификатларын алды.
Премиянең Гран-прие Ямал-Ненец автоном округының Лабытнангы шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә бирелде. Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр булып Бурятия, Калининград, Кемерово һәм Белгород өлкәләре, Красноярск крае һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра оешмалары танылды, дип хәбәр итә оештыручылар.