Кабан күле буендагы интерактив программаны «Хәрәкәт – бәрәкәт» һәм «Самауырлы ритайым» проектлары оештырды
Фото: Валера Копылов / тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июль). Кичә Кабан күле буенда ТР башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны татар һәм башкорт халыкларының төп бию элементлары белән таныштырдылар. Мастер-классны берьюлы ике проект оештырды: Казанның «Хәрәкәт – бәрәкәт» һәм Уфаның «Самауырлы ритайым».
Катнашучылар өчен «Дуслык күпере» интерактив программасы әзерләнгән иде. Җанлы музыканы Башкортстан кунаклары – курайчы Иршат Ганиев, баянчы Ренат Мөхетдинов, гитарада уйнаучы җырчы Лилия Сәгыйтова, шулай ук Казан музыканты Ильяс Фәрхуллин тәэмин итте.
Рухи һәм проектлар форматы буенча бер-берсенә ошаган проектларны ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балеты артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм «Самауырлы ритайым» проектының автор-оештыручысы Рөстәм Габдразаков үткәрде.
Программа башкорт һәм татар җырчысы, композиторы Газиз Әлмөхәммәтовның Рөстәм Габдразаков һәм җырчы Лилия Киреева башкаруындагы «Акчарлак көймәләре» җырыннан башланды. Бу кичне Кабан күле янында күп кенә башкорт халык җырлары яңгырады.
Уфадан килгән биючеләр һәм мастер-класс алып баручылар Таңчулпан Сәгыйтова һәм Идел Хәкимов «Зиләләй» башкорт уен биюен башкардылар. Башкорт биючесе, хореографы һәм балетмейстеры, Башкорт АССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзи Гаскаров куелышында 7 кыз биюен Зөлфия Байбулатова, Дилә Ягудина, Таңчулпан Сәгыйтова һәм Лилия Сәгыйтова тәкъдим итте.
Тамашачылар шулай ук «8 ле» һәм «Паровоз» биюле башкорт уеннарын уйнадылар. Башкорт биюенең төп өлешен өйрәнгәннән соң, кунакларны чәйле самавыр артына чакырдылар. Уфадан иң актив катнашучыларга милли киемнәрдәге татар кызы һәм егете сурәтләнгән түштамгалар бүләк иттеләр, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
«Хәрәкәт – бәрәкәт» һәм «Самауырлы ритайым» проектларының, мөгаен, охшаш яклары да, аермалары да бардыр, әмма мин аларның киләчәге бар дип ышанам. Безнең проектның максаты – яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшь буында үз халкыңа, аның тарихына, мәдәниятенә, традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү», – дип уртаклашты Рөстәм Габдразаков.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла. Киләсе чарада мастер-класс Әстерхан татарлары биюенә багышланачак.